Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
19 апрель 2020, 14:00

Өйдә күнекмәләр ясыйбыз

Үзизоляция шартларында район спортчылары тормышы турында

Билгеле сәбәпләр аркасында букөннәрдә яңавыллылар районның спорт учреждениеләреннән файдалана алмый. Ләкин төшенкелеккә бирелергә кирәкми! "Яшьлек" ФиС МАУсы хезмәткәрләре физик форманы югалтырга ирек бирмәячәк.
Учреждение эшчәнлеге бүген тулысынча онлайнга күчкән. Методист Эльвира Сафина сүзләре буенча, үзизоляция режимыында алты хезмәткәр өй шартларында эшли – спорт секцияләренә йөрүчеләр өчен дистанцион уку буенча методик тәкъдимнәр әзерли, төрле сорауларга җаваплар җибәрә, шулай ук 300дән артык Бөтенрусия физультура-спорт комплексы ГТОсы таныклыгы тутыра (алар карантинга кадәр кайтарылган иде).
"Яшьлек"нең "ВК" социаль челтәрендәге рәсми битендә күнекмәләр комплексы урнаштырыла. Әлбәттә, бу тренер янәшәсендә булгандагы дәресләрне тулысынча алыштыра алмый. Әмма уңай ягы да бар: өйдән чыкмыйча һәркем шөгыльләнә ала. Бүген анда авыр атлетика буенча тренер Илдар Йосыпов һәм тренажер залы инструкторы Миләүшә Шәяхмәтова белән видеокүнекмәләр куелган да инде.Тәрбияләнүчеләр дә укытучыларыннан калышмый. Алар тренировкаларны онлайн режимда башкаруга кушылган.
ГТО Бөтенрусия физультура-спорт комплексын тапшыруга апрель башында игълан ителгән "Кем күбрәк" конкурсы киң колач җәя. Катнашучыларның күбесе - балалар. Үзизоляция режимы тәмамлануга оештыручылар иң яхшы спортчыларны бүләкләргә вәгъдә итә. Конкурста ктанашучыларга карап, бүгенге чынбарлык – спорт белән шөгыльләнүгә комачаулый алмый, дип ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Читайте нас в