ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+16 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
25 сентябрь 2020, 15:53

Гөлфия Миңнегулова: "Эчкерсез сөйләшүне яратам"

Гүзәллек конкурсында катнашучы сылу үзе, сәхнә һәм киләчәк турында

Сентябрь башында Нефтекамада һәрьеллык "Һылыукай-2020" Бөтенрусия башкорт гүзәлләре конкурсына кастинг үтте. Яңавылдан берьюлы ике кыз Башкортстанның төньяк-көнбатыш зонасының барлык сылукайлары арасыннан иң-иңнәре дип танылды. Гран-прины Эльвина Әхмәтова яулады, хәзер Акмулла исемендәге БДПУның 3нче курс студенты (сүз уңае, "ЯТ" гәзит укучыларны аның белән таныштырган иде инде), ә Гөлфия Миңнегулова беренче дәрәҗә лауреат дип танылды.
Шушы көннәрдә Гөлфия белән очраштык. Ул безгә үзе, конкурс турында сөйләде, киләчәккә уй-ниятләре белән уртаклашты.
– Лицейның чыгарылыш сыйныфында укыйм. Конкурс хакында ул башлануга берничә көн кала диярлек кенә белдем. Тиңдәшле чарада катнашырга күптән хыялландым. Уйларга вакыт калмаган иде – шундук әзерләнә башладым.
Сайлап алу туры шартлары буенча конкурста кияүдә, элек никахта, балалары булмаган, сәламәт тормыш рәвеше алып барган 16-25 яштәге кызлар катнашты. Табигый матурлык, зифа буй һәм мөлаемлылыктан тыш, жюри сәхнә мәдәнияте, фотога төшә белүне бәяләде.
– Иң катлаулысы нәрсә булды?
– Бернинди авырлыклар да кичермәдем, чөнки балачактан сәхнәдә чыгыш ясарга күнеккәнмен. Сүз уңае, бүген "Ялкын" халык ансамблендә биим. Сәхнәдә яшим, дип әйтергә мөмкин.
Нәтиҗәдә барлык сынауларны уңышлы гына үттем, һәм мине җиңүче буларак сайлап алу турына чакырдылар.
– Ул кайчан һәм кайда уза?
– Уфада, инде тиздән – ноябрьдә.Безгә хореография, вокал, актерлык осталыгы, шулай ук костюм сайлау буенча белгечләр белән дәресләр оештырылачак, дип хәбәр иттеләр. Түземсезлек белән көтәм.
– Болар барысы укуга комачауламасмы?
– Икеләтә тырышачакмын. Барлык җаваплылыкны аңлыйм, чыгарылыш елы бит.
– Бәлки, сереңне ачарсың, киләчәктә кем булырга телисең?
– БДИ тапшырырга, университетка укырга керергә. Хореография юнәлеше буенча барасым килә.
– Бик ихтыярлы кыз булып үсүең сизелә. Бу әти-әниеңнән?
– Әйе, мөнәсәбәтләр искиткеч, ышанычлы. Әти-әни бөтен нәрсәдә ярдәм итә. Без өч кыз. Апабыз Илзида инде гаилә корды. Әлфия белән мин игезәкләр. Аның белән без бик якын, бер-беребезне ерактан тоябыз. Аңа авыр икән, миңа да шулай ук һәм киресенчә. Безнең арада серләр юк.
– Бер-берегезгә охшагансызмы?
– Балачакта – әйе, охшаган идек, хәзер юк. Холык буенча бөтенләй төрле. Мин йомшак кеше, ә ул үзечәлекле холыклы кыз. Мисалга, конкурс турында белгәч: "Син иң яхшысы! Син җиңәчәксең!", – диде. Ул ярдәм итмәсә, миңа, һичшиксез, авыр булыр иде. Миңа ышанды һәм бөтен нәрсә дә килеп чыкты.
–Буш вакытта нәрсә белән мавыгасың?
– Инде әйтүемчә, иң яраткан шөгылем – бию. Алар байтак буш вакытны били дә. Моннан тыш, китап укырга яратам. Велосипедта йөрим. Әни, кыз туганнарым белән эчкерсез сөйләшергә яратам.
– Гөлфия, синең өчен матурлык эталоны кем ул?
– Ул билгесез кеше. Минем аңлауда төз, озын буйлы, изге һәм эчке дөньясы матур кыз.
– Ничек уйлыйсың, гүзәллек конкурслары нәрсә бирә?
– Ул үзеңне күрсәтү өчен искиткеч мөмкинлек. Гүзәллек конкурсына матур тышкы кыяфәт кенә кирәкле түгел. Аңлашыла ки, барлык катнашучылар да гүзәл, ә берсе генә җиңә. Матурлыгы белән генә түгел, ә зирәклеге, акылы белән аерылып торганы. Конкурсү з-үзеңә ышаныч уята. Бку әле яңа танышулар да
– Сиңа киләчәктә, шул исәптә узачак конкурста уңышлар. Вакыйгаларны күзәтеп торачакбыз.
Читайте нас: