ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
30 октябрь 2020, 16:00

Гөлшат Мөхәммәтдинованың тормыш формуласы

Гади кебек тоелса да, башкару катлаулы

Лицейның 10нчы сыйныф укучысы Гөлшат Мөхәммәтдинова "Эш беткәч уйнарга ярый!" принципы буенча эш иткән кешеләр категориясенә керә. Аның очрагында басым халык мәкаленең нәкъ беренче сүзенә ясала. Үткән елның августында Гөлшат Яшьләр сараенда волонтерлар җыюларын ишетә һәм шундук бирегә ашыга, хәтта каникул тәмамлануын да көтми. Шулай килеп чыга, инде тиздән бу волонтерлык үтә кирәклегә әверелә – ковид-"лихорадка" башлана. Шул ук вакытта лицей укучысының кыш көне үк хәрби чыныгу алуын әйтергә мөмкин – алар башка иреклеләр белән өлкән яңавыллыларга "тимурчылар" ярдәме күрсәтә, аерым алганда, ихаталардан кар ташлый.
Быел ул "Вместе" төбәк җәмәгатьчелек яшьләр иреклеләр хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсендә актив әгъза. Бу урам акцияләре дә, флешмоблар да, район дәрәҗәсендәге чаралар үткәрүдә ярдәм дә, түгәрәк өстәлләр дә, шул исәптән район җитәкчелеге белән... "Вместе" урындагы вәкиллеге җитәкчесе Алсу Серазетдинова билгеләвенчә, Гөлшатка һәрвакыт таянырга мөмкин, чөнки ул бик җаваплы.
Гөлшат туган мәктәбендә дә актив булырга өлгерә. Инде ике ел мәктәп телевидениесендә тәҗрибәле остаз Светлана Мерзлякова җитәкчелегендә репортер һөнәрен үзләштерә, үзе видеоларга монтаж ясый. Моннан тыш, Гөлшат – төрле чараларда алып баручы, вакытында балалар сәнгать мәктәбендә вокал белән шөгыльләнгән.
Ә хәзер яшь волонтер үсеп килүче буын арасында төрле "начарлыклар" (тәмәке тарту, алкоголь, наркомания...) "чәчәк атуны" кисәтүгә юнәлтелгән проект төзү белән мәшгуль. Һәм бу каникул белән хозурлану урынына. Кыскасы, ул бүген башкарырга мөмкин булганның берсен дә иртәгәгә калдырмый.
Читайте нас: