ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
7 декабрь 2020, 15:38

Нил Салихов - сәләтле һәм талантлы укучы

Халык уен коралларыннан гитарага

Балалар сәнгать мәктәбендә гаҗәеп талантлы балалар укый. Нил Салихов һичшиксез алардан берсе. Ул аккордеон сыйныфы буенча халык уен кораллары бүлекчәсен тәмамлады, шулай ук милли тальянны үзләштерде. Нил – солист, халык уен кораллары оркестры һәм тальячылары ансамбле әгъзасы буларак шәһәр, мәктәп чараларда актив катнашучы. Аның башкаруында дәртле "Деспасито"ны барысы да хәтерли, мөгаен. Бүген Нил классик гитара сыйныфында укуын дәвам итә. Эш сөючәнлек, тырышлык, белемгә омтылу белән бергә яхшы музыкаль сәләте нәтиҗә биргән. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Межгорьеда классик гитара" яшь башкаручылар конкурсы – I Зона ачык фестивалендә (ул ноябрьдә үткән) Нил икенче дәрәҗә лауреат булган .
Сәләтле укучыны һәм аның преподавателе Радик Кәримовны уңышлы чыгышы белән котлыйбыз. Аларга киләчәктә иҗади җиңүләр телибез.
Хатлар бүлеге.
Читайте нас: