ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
23 декабрь 2020, 16:10

"Тылсымлы куллар" балаларга вак-төяк кул эшләре булдырырга өйрәтә

Яңа елга гирлянда

Ә сез Яңа елга әзерләнә башладыгызмы әле? Кар бөртекләре кисәргә, чыршы бизәргә?.. Кибеттән сатып алу һич зарури түгел, аларны үз кулларың белән эшләргә мөмкин.
Пионерлар һәм укучылар йортының "Тылсымлы куллар" берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр үзләре вак-төяк эшли. Тылсымлы бәйрәм алдыннан өстәмә белем бирү педагогы Лиля Шәрәфиева балаларга күләмле төрле төсле гирляндалар җитештерү буенча мастер-класс күрсәтте. Яңа ел кәефе тудыру авыр түгел. Лицейның дүртенче сыйныф укучылары моңа инанган. Алар түгәрәккә икенче ел йөри, үзләре әйтүенчә, биредә аларга бик ошый. Балалар кәгазь, катыргы, тукымадан кечкенә сәнгать әсәрләре булдыра. "Балалар кайчы, җилем белән эшләргә өйрәнә, бергәләп кул моторикасын һәм фантазияне үстерәбез, игътибарга күнекмә ясыйбыз", – ди Лилия Фидай кызы.
45 минут эчендә малайлар һәм кызлар юктан диярлек матурлык тудырды. Барысы да искиткеч эшләде. Гирлянданы кайда эләсез дигән сорауга, бүлмәне һәм чыршыны бизибез, дип җавап бирделәр.
Балалар, ә хәзер сез яңа ел бизәген эшләп карагыз.
Яңа ел гирляндасын булдыру өчен төсле кәгазь, кайчы, җилем, бау һәм җеп кирәк булачак.
  1. Кәгазьдән бер төстәге ике пар түгәрәк кисәбез. Парлар күбрәк булган саен, гирлянда озынрак һәм матуррак булачак.
  2. Арытаба түгәрәкне чирек килеп чыгарлык итеп бөклибез – өчпочмак формасы буенча сын килеп чыга.
  3. Киләсе этап – гирляндалар кисәбез. Бөгү нәтиҗәсендә килеп чыккан сын үзәгенә таба өчпочмак читеннән каршы кисемнәр эшлибез. Кисемнәр якынча 5 мм ераклыкта бер-берсенә параллель урнашырга тиеш. Шул ук вакытта ахырына кадәр кисәргә кирәкми, кайчыгызны читтән якынча 3-4 мм кала туктатыгыз.
  4. Хәзер аны җәеп салабыз һәм гирлянданың аерым элементларын ябыштырырга тотынабыз. Моның өчен бер төсле кисемнәрне парлап ябыштырырга кирәк. Периметр буенча түгәрәккә җилем сөртегез һәм аңа икенчесен ябыштырыгыз.
  5. Түгәрәкләрне парлап ябыштырганнан соң, уртасына җилем сөртеп, аларны бергә ябыштырабыз.
  6. Башка элементлар белән дә шулай ук эшлибез.
  7. Арытаба, кирәкле озынлыктагы гирлянданы эшләгәннән соң, бау яки җеп әзерлибез. Аларны соңгы түгәрәкнең уртасына ябыштырырга һәм кечкенә кәгазь шакмагы белән беркетергә кирәк.
  8. Гирлянда әзер. Хәзер аның белән йортыгызны бизәргә мөмкин.
  9. Читайте нас: