ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+18 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
28 декабрь 2020, 20:30

Төп чыршы тирәли әйлән-бәйлән

Өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары Яңавыл балалары өчен күңел ачу чаралары оештырды. Аларга шулай ук грамота һәм бүләкләр тапшырдылар

Бүген, 28 декабрьдә, үзәк чыршы янында балалар өчен “Кыш бабай һәм Карсылу белән очрашу” яңа ел утреннигы узды. Чараны Пионерлар һәм укучылар йорты педагоглары оештырды. Пионерлар һәм укучылар йорты директоры Диния Шәмсетдинова "Тикшеренүче" һәм "Яшь тикшеренүче" берләшмәләренә йөргән һәм республика, бөтенрусия күләмендә бик яхшы нәтиҗәләргә ирешкән тәрбияләнүчеләргә грамота һәм призлар тапшырды.
Бу Виктория Коробова, Айдар Нәбиев, Эльвина Большакова, Данила Тарасов, Елизавета Апалеева, Вилия Гәрәева, Максим Чигвинцев, Рәсүл Тимергалиев.
Балалар өчен күңел ачу программасы яшь техниклар станциясе педагоглары тарафыннан чикләү чараларын исәпкә алып оештырылды.
Автор: Раушания Гарифуллина
Читайте нас: