ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+23 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
29 декабрь 2020, 19:00

Хыяллар тормышка аша

Яңавыл балаларының хыялларын Башкортстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы Олег Полстовалов гамәлгә ашырды

Яңа ел - тылсым һәм теләкләрне үтәү вакыты һәм, әлбәттә - изгелек вакыты!
Шулай, 7 санлы“Кыңгырау чәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче кбиш яшьлек Кәрим Габсаликов һәм алты яшьлек Авенир Насыртдинов “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында теләкләрен әйткән, сүз уңае, бу хакта аларның әти-әнисе тәрбиячеләрдән белгән.Аларның хыяллын Башкортстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы Олег Полстовалов башкарды.
Бүген, 29 декабрьдә, район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов Кыш бабай һәм Кар кызы белән балаларга бүләкләр тапшырды: Авенирга - робот-эт һәм Кәримгә - радиоидарәдә полиция машинасы.
Малайлар теләкләре тормышка ашуга бик шат һәм бәхетле иде.
Исегезгә төшерәбез, бу акцияне ике ел элек Владимир Путин башлап җибәрде. Мөмкинлекләре булган өлкән кешеләр мөмкинлекләре бөтенләй башка булган балаларга хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Бала хыялы кәгазь чыршы уенчыгына язылган, аны өзәргә генә кирәк.
Быел әлеге акция 5 декабрьдә башланып китте. Ятим, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашырырга өлгерү өчен, Башкортстанда аны озайту турында карар кабул ителде.
Балалар Башкортстан Башлыгы, РБ хөкүмәте әгъзалары, хакимият вәкилләре, барлык дәрәҗәдәге депутатлар, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзалары һ.б. бүләкләр ала.
Автор: Раушания Гарифуллина.
Читайте нас: