ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+19 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
30 декабрь 2020, 14:35

Һәр көн бәйрәм килә

Викторина, конкурс, уеннар дәвам итә

Яңавылда, район авылларында дистәләгән бәйрәм чаралары дәвам итә. Һәрвакыттагыча, мәдәният һәм мәгариф, яшьләр сәясәте һәм спорт хезмәткәрләре яхшы тырышкан, каникулларда берсенә дә ямансуларга туры килмәс, аеруча балаларга. Төрле планлы конкурс, уен һәм викториналар оештырылган, алар дистанцион, шулай ук урамда, саф һавада үткәрелә. Шәһәрдә шул ук ихата бәйрәмнәрен өстәмә белем бирү учреждениеләре– яшь техниклар станциясе, пионерлар һәм укучылар йорты оештыра.
Балалар өчен конкурс-уен программалары, викториналар әзерләнгән, шулай ук тематик көннәр үткәрелә – барысын да исәпләп бетерерлек түгел. Балалар аларда теләп катнаша, тырышлыклары өчен чараның төп кунаклары – Кыш Бабай белән Карсылудан татлы бүләкләр ала. Төрле начар әкият геройлары гел бәйрәмне бозарга тырыша, ләкин изгелек һәрвакыт явызлыкны җиңә.
Читайте нас: