ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+23 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
8 гыйнвар 2021, 15:14

Ижбулдыда күңелле каникуллар

Авылда балалар өчен яңа ел чаралары узды

Шушы көннәрдә Ижбулды авыл мәдәният йортында саф һавада "Бию, юмор һәм җыр белән Яңа елны бергәләп каршылыйк!" чарасы узды. Программаны алып баручы, мәдәни оештыручы З. Гыйльмуллина һәм авыл биләмәсе башлыгы И. Садритдинова барлык кунакларны Яңа ел белән котлады һәм тоташ чара дәвамында кунакларның кәефен күтәрде. Күңел ачу программасы конкурс һәм уеннардан, җыр һәм биюләрдән торды. Балалар төрле конкурсларда, эстафеталарда, уеннарда теләп катнашты һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Ә ахырда инде кунакларны Кыш Бабай һәм Карсылу котлады, бүләкләр таратты.
Читайте нас: