ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
18 гыйнвар 2021, 15:00

Лицейчыларга тимер юлчылардан бүләкләр

Яңавыл лицее Горький магистрале эшчеләре белән берлектә үткәргән "Тимер юлда Яңа ел" рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды.

Яңа ел алдыннан Яңавыл лицее Горький магистрале эшчеләре белән берлектә үткәргән "Тимер юлда Яңа ел" рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. 25 декабрьдә шәһәрнең вокзал каршындагы мәйданында бүләкләү узды. Балалар каршында Яңавыл станциясе башлыгы Рудольф Санников чыгыш ясады. Ул акциядә актив катнашу өчен укучыларга рәхмәт белдерде, тагын бер тапкыр үзеңне тимер юл транспорты объектларында тоту кагыйдәләре хакында искә төшерде.
8нче сыйныф укучысы Айнур Шәрәфиев һәм 2нче сыйныф укучысы Лилия Әгъләмова конкурста җиңде. Лия Ханнанова һәм Азалия Вәлимөхәммәтова икенче урын яулады, Диана Нуртдинова һәм Кира Солтанова – өченче. "Иң әкияти рәсем" номинациясендә абыйлы-энеле Станислав һәм Родослав Ямкаевлар, шулай ук Арина Саяпова иң яхшылары дип танылды.
Чара онлайн форматта узды. Конкурс шартлары буенча социаль челтәрдә иң күп "лайк" җыйган рәсем авторлары җиңүче булды.
Кыш Бабай һәм транспор т полициясенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы Самат Артыков җиңүчеләргә – бүләк һәм чарада барлык катнашучыларга зур булмаган сюрприз тапшырды.
Ю. Шаһиева, директорның тәрбия эше буенча урынбасары.
Читайте нас: