Яңа 2021 елны Байгуҗа урта мәктәбе укучысы Гөлшан Әхмәдишина озакка истә калдырачак. Эш шунда ки, Башкортстан республикасының баш суд приставы Илнар Мәхмүтов "Теләкләр чыршысы" Бөтенрусия акциясе кысаларында оештырылган "Минем белән хыяллан" махсус проектта катнашу барышында кызның исемен тартып чыгарган. 13 яшьлек Гөлшан укулеле теләгән. Һәм бүләк аңа нәкъ 31 декабрьдә, туган авылы Гөтбергә ведомство вәкилләре килгәч, тапшырылган. Гөлшан үзе мондый сюрприз турында белмәгән дә – гаилә әгъзлары соңгы минутка кадәр серне чишмәгән.