ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
21 гыйнвар 2021, 18:21

Әлфия Гыйльмиярованың Чишмәдә "чыныгуы"

БДМУ студентының коронавируска каршы көрәшүе хакында

хакында
Илдар Шәрипов
Башкорст дәүләт медицина университетының бишенче курс студенты Әлфия Гыйльмиярова үткән елда Чишмә районы белән... ныклап танышкан. Эш шунда ки, уку алдынгысын урындагы район үзәк дәваханәснең йогышлы авырулар госпиталенә җибәрәләр. Шулай ул коронавирус инфекциясенә каршы көрәшнең "алдынгы линиясенә" эләгә. Нәтиҗәдә ике ай Чишмәдә була, аның ковидка каршы вахтасы көзнең икенче яртысына туры килә.
– Кешеләргә ярдәм итү өчен, байтак төркемдәшләрем дәвалау учреждениеләренә барды, – дип уртаклаша Әлфия. – Шундый вакытта качып, бөтен нәрсәнең нормага килүен көтеп утырырга ярамый.
Һөнәр сайлау Әлфия өчен очраклы булмаган. Туганнары исәбендә медиклар җитәрлек, шуңа күрә ул балачактан, кем әйтмешли, шул казанда кайнаган.
Яшь белгеч сүзләре буенча, йогышлы авырулар госпиталендә төрле хәлләр булган. Сагышлылары да – кешеләр мәңгелеккә киткән. Кире очраклар да – үлем түшәгендәге кеше җанланып киткән һәм өенә үз аягында кайтып киткән.
Үткән "ковидлы" ел, Әлфия тануынча, аны бик чыныктырган. Хәзер көн тәртибендә диплом эше, ә арытаба – һөнәргә (аны ул һөнәр генә түгел, ә гомерлек эше, дип исәпли) тулы кыйммәтле адым. Әлфиянең тәҗрибә һәм чыныгуы инде гаять зур һәм гадәти.
Читайте нас: