ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
23 гыйнвар 2021, 21:30

Ә малайлар матуррак яза!

23 гыйнвар – Почерк, яки Кул белән язу көне

Көнбатыш мәктәпләрендә инде күптән язарга түгел, ә басарга өйрәтәләр. Эш моның шулай булу-булмавында тормый. Бездә кул белән язуны әлегә беркем гамәлдән чыгармаган.
– Инде бөтен хәрефләрне яза беләбез! – дип горурлык белән хәбәр итте безгә Истәк авылы мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары.
– Ә нинди хәреф иң-иң "катлаулысы"?
– "Ж" хәрефе, – дигән җаваплар ишетелде. Кемгәдер шулай ук "ф" һәм "щ" хәрефләре авыр бирелә. Сыйныфта 12 кеше. Бу көннәрдә урнашкан хәлләр буенча аларга Иске Көектән тагын дүрт бала "кушылган". Шуңа күрә тагын да күңеллерәккә әверелгән.
– Беренче сыйныфка килгәндә, алар арасында мәктәпкә әзер түгел балалар бар, кайберсе хәтта хәреф тә белми иде. Бүген алар барысы да укый да, яза да белә, – ди укытучы Алсу Фәнәс кызы Нуруллина. Ул 20 ел стажлы тәҗрибәле педагог.
Аның сүзләре буенча, хәзерге балаларның почеркы бик үзгәрүчән – тотрыклылык юк. Әмма хәреф язу бөтен балаларга ошый.
Әйткәндәй, галимнәр кул белән язу уңаеннан нәрсә ди. Алар фикеренчә, кул белән язу күнекмәсеннән баш тарту кешенең баш миенә йогынты ясый. Моңа өстәп, кул белән язу стрессны бетерергә ярдәм итә, дип исәпләнә.
Автор: Раушания Гарифуллина
Читайте нас: