ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Балачак. Яшьлек
26 гыйнвар 2021, 17:00

Илшат Вәзигатов: "Сездә партнер һәм хезмәттәшләрне күрәбез"

Яңавылда студентлар көне узды

Русия студентлыгы көне алдыннан, 23 гыйнварда, Яңавылда "Яшьләр энергиясе – район икътисады үсеше драйверы" чарасы узды. Аңлаешлы сәбәпләр буенча, ул онлайн форматта узды, тапшыру хакимиятнең ютуб-каналында алып барылды.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән район хакимияте Илшат Вәзигатов мөрәҗәгать итте. Ул яшьләрне Русия студентлыгы көне белән котлады, районның киләчәк үсеше турында сөйләде, студентларны бу эшкә кушылырга өндәде.
– Без сездә партнерлар һәм хезмәттәшләрне күрәбез, – диде ул.
Студентларның район җитәкчелеге, төрле хезмәт һәм ведомство җитәкчеләре белән аралашу, шулай ук уңышлы бизнес төзү серләре белән уртаклашкан уңышлы яшь эшкуарларга сораулар бирү мөмкинлеге булды. Үз эше турныда, мисалга, бьюти-индустриядә бизнес белән шөгыльләнүче эшкуар Луиза Галиәкбарова, ветеринар хезмәтләр күрсәтүче Александр Шәйсламов, медицина үзәге мөдире Эльвира Фәтхуллина, балалар текстиле тегү белән шөгыльләнүче Марина Бәширова, фермер хуҗалыгы башлыгы Зиннур Вәлиев, ял итү базасы директоры Илнур Сәлимгәрәев һ.б. сөйләде. Кушылулар арасында катнашучылар видеороликлар, яшь белгечләр мөрәҗәгатьләрен, музыкаль номерлар һ.б. карый алды.
Чара студентларга бик ошаган, бу хакта социаль челтәрләрдә күпсанлы бәяләмәләр буенча хөкем итеп була.
Автор: Игнат Шәйхетдинов
Читайте нас: