ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 ноябрь 2019, 12:45

Немец һәм хатын-кызларча

"Җанисәп елъязмасы". Бишенче өлеш

Билгеле булуынча, Екатерина Икенчедә немец каны. Кем оныткан, аның исеме София Августа Фредерика Ангальт-Цербсткая булган. Шуңа күрә җанисәп тә бераз "немецча" һәм "хатын-кызларча" булган.
...Бервакыт сенат утырышында әби патша империясендә күпме халык яшәве хакында сорау биргән. Сенаторлар ни әйтергә белмичә аптырап кала, моңа Екатерина болай дип әйтә: "Бөек дәүләт халык исәбеннән башка яши алмый...".
Император "танып-белү статистикасын" (социаль-икътисади тормыш торышы хакында төрле статистик мәгълүматлар алуга юнәлтелгән статистика эшләренең яңа төре) кертә, аны тормышка ашыру белән элеккечә – көч белән, солдатлар катнашлыгында шөгыльләнәләр, түрәләр аппараты һәм аңлату эшенә басым ясала.
Тарихчы Натан Эйдельман менә нәрсә яза:
"Екатерина II вафат булуга бер ел кала 18,7 млн ир-егет җенесе яшәгән, дип исәпләнә, ә гражданнарның гомум саны якынча икеләтү белән раслана: 37,4 – 40 миллионга якын русияле, алардан өчтән бер өлеше – Кара туфрак булмаган үзәктә, байтагы – көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш губерналарда, әмма көньякка, аеруча Көнчыгышка таба азрак, сирәгрәк ... Тоташ Себергә, ике зур генерал-губернаторлыкны (Тобольск һәм Иркутск) кушып, икеләтеп, төп халык, урындагы яшәүчеләрнең күчмә тирмәләрен өстәп, чак миллион җыела".
Шул ук вакытта халык саны аз булу тынычлыкны аңлатмый. Моны Пугачев фетнәсе тарихы буенча да беләбез, биредә Башкортстан герое Салават Юлаев бик эшлекле катнашкан. Өстәвенә, бу фетнәләр безнең якларда беренче түгел. Баш күтәрү – зур диалогның бер өлеше булса да. Чөнки Бөек Петр вакытында ук башкортлар рус армиясе походларында даими катнашучыга әверелә. Унтугызынчы гасырда алар хакында Франциядә дә беләләр... Уфа наместниклыгы (1781-1796 еллар) заманча Башкортстан Республикасы прототипларының берсе була.
Ул Бәләбәй, Бөре, Бугуруслан, Златоуст, Минзәлә, Стәрлетамак, Троицк, Уфа һәм Чиләбе өязләреннән торган. Ә наместниклык халкының гомум саны якынча 570 мең кеше.
Читайте нас: