ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 ноябрь 2019, 11:45

Эт – уенчык түгел, ә дус

30 ноябрь – Бөтендөнья йорт хайваннары көне

Көзнең соңгы ае ахырына якынлаша һәм кыш башлана, ә күп кенә сукбай хайваннар өчен – ачлык чоры һәм дымлы суык. Сүз ярдәмчесез песи һәм эт балаларын чыгарып ташлаган рәхимсез кешеләр турында түгел, ә йорт хайванын алырга теләүчеләргә теләкләр. Песи, эт, әрлән яки хәтта тутыйкош булса да. Бу җаваплы адым һәм аңа уйлап карау мөһим: сезгә андый мәшәкатьләр кирәкме, аларга җитәрлек вакыт һәм игътибар бирә аласызмы. Җавап бирү авырмы?
Ул вакытта ашыкмагыз.
Йорт хайваны – ул шул ук "бала", аны даими карарга кирәк: привикалар ясарга, саф һавага алып чыгарга, ашатырга, аның артыннан җыештырырга, ә кайвакыт тәрбияләргә һәм өйрәтергә. Алай гына да түгел, токымлы песи һәм этләрнең күп кенә төрләренең махсус үзенчәлекләре бар, байтак акча сарыф итүне таләп итәләр. Мисалга, эт караучылар раславынча, мопс яки померан шпиц токымлы этләргә калдык ашатып булмый, алар сыйфатлы азыкка мохтаҗ. Яки, мисалга, хаски токымлы этләрне фатирларда тотарга ярамый. Аларны көн дә урамда йөртергә кирәк, шуңа күрә хаскины шәхси йортта яшәсәң генә алырга мөмкин. Токымлы эт һәм песиләр бер хәл, икенчесе – урамныкылар. Нәкъ алар ешрак урамда кала...
Аянычлы статистиканы киметүнең иң дөрес ысулы – бу хайваннарны стерильләштерү. Ветеринарлар сүзләре буенча, операциядән соң йорт хайваныгыз сәламәтрәк булачак, ә гомере дәвамлырак булачак. Ә иң мөһиме, сукбай песи һәм эт балалары сафлары тулыланмаячак.
Ничек кенә күп чәйнәлгән булмасын, без алар өчен җаваплы. Хайваннрга хәстәрлек һәм игътибар биреп, алардан да сөю һәм тугърылык алачаксыз, ә соры көннәрегез чагу төсләр белән тулыланачак.
Читайте нас: