ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 ноябрь 2019, 12:40

Мәктәп баскетбол лигасы: чемпионнар билгеләнде

Өстәл теннисы: "Борай-Open"

Үткән атна "кызгылт сары" булды. Авыл һәм шәһәр мәктәпләре"КЭС-баскет" Мәктәп баскетбол лигасының район этабында көчле командаларны ачыклады. Чемпион титулы бер үк вакытта Мәктәп баскетбол лигасының зона этабына юллама булу белән турнирга дәрт өстәде.
Авыл командалары арасында кызларда Сандугач һәм Орловкадан яшьтәшләреннән алга чыккан Шүдик мәктәбе командасы беренчелек яулады. Егетләрдә призерлар өчлеге түбәндәге рәвештә билгеләнде: Ямады, Сандугач, Байгуҗа.
Шәһәр мәктәпләренә килгәндә исә, кызлар арасында гимназия, аннан соң Р. Гәрәев исемендәге мәктәп, лицейдан кызлар командасы өченче булды. Егетләр арасында иң көчлесе тупланып бетмәү сәбәпле калышкан 4 санлы мәктәпне җиңгән Радик Гәрәев исемендәге мәктәп, лицейчылар өченче урында.
Исегезгә төшерәбез, катнашу өчен генә командалар бушлай баскетбол туплары ала – Мәктәп баскетбол лигасының кагыйдәләре шундый.
Өстәл теннисы: "Борай-Open"
23 ноябрьдә өстәл теннисы буенча "Борай-Open" исемле турнир узган. Анда яңавыллылар да катнашкан. Рөстәм Мөгалимов иң яхшы нәтиҗә күрсәткән – ул өченче урында.
Читайте нас: