ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 ноябрь 2019, 16:30

Чыршы кискән һәм... штраф алган

Законсыз киселгән ылыс агачлары өчен бозучыларны җәза көтә

25 ноябрьдән республика территориясендә "Чыршы-2019" оператив-кисәтү операциясе башланды. "Урманчылыклар идарәсе" ДКУсы бүлегендә сөйләүләренчә, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Урман инспекторлары полиция, Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә яшь ылыс агачларын законсыз кисүне бетерү өчен урманнарда йөриячәк, яңа ел чыршылары алып кайтучы транспорт чараларын тикшерәчәк. Законсыз киселгәгн яңа ел чыршыларын кисүне бетерү максатында салым хезмәте эшчеләре белән берлектә аларны сату урыннары буенча рейдлар үткәрү планлаштырыла.
Урман үсентеләрен законсыз кискән өчен күрсәтелгән зыян суммасына бәйле рәвештә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Агачларны законсыз кискән өчен штраф гражданнарга – 3 000-4 000 сум; вазыйфалы берәмлекләргә – 20 000-40 000 сум; юридик берәмлекләргә 200 000-300 000 сум тәшкил итә.
– Штрафтан тыш бозучы урман фондына китерелгән зыянны каплатырга тиеш, – дип сөйләделәр урманчылыкта. – Әгәр зыян күләме биш мең сум һәм күбрәк тәшкил итсә, бозучының гамәлләренә җинаять җаваплылыгы яный.
Бу мәддә буенча максималь җәза – алты елга кадәр иректән мәхрүм итү.
"Кулланучылар хокукларын яклау хакында" законга ярашлы, һәр сатып алучының яңа ел продукциясен сатуның законлыгын раслаучы документ таләп итәргә хокукы бар. Сатучы сатып алучының таләбе буенча аңа товар чегы яки товар накладное тәкъдим итәргә тиеш.
Ылыслы яшь агачларны законсыз кисү, хәзерләү һәм сату турында БР Урман хуҗалыгы министрлыгына 8 (347) 218-14-14 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин.
Читайте нас: