ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 ноябрь 2019, 13:00

Яңавылда балалар мәйданчыкларын тикшерделәр

Таганнар бала өчен хәвефсезме?

Яңавылда ""Балачак хәвефсезлеге Бөтенрусия акциясенең кышкы этабы башланды. Максаты – балигъ булмаганнар белән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү.
Эш төркемнәре "рейд"ны балалар мәйданчыкларыннан башлады, анда корылманың имгәнү хәвефсезлегенә үзгә игътибар бүленде. Шулай ук акция барышында балигъ булмаганнарның гомер һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы объектларны, балигъ булмаганнарның һәм балалы гаиләләрнең күпләп булу урыннарын тикшерәләр.
Эш төркемнәре мәгариф учреждениеләрен, күп фатирлы йортларны тикшерә. Моннан тыш, барлык белем бирү оешмаларында бердәм Балигъ булмаганнар хәвефсезлеге көне узды.
Акция 2020 елның 1 мартына кадәр дәвам итә.
Акция РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова башлангычы буенча үткәрелүен билгеләп үтәргә кирәк.
Читайте нас: