Владимир Путин, Әрманстан республикасы премьер-министры Никол Пашинян, Беларусия республикасы президенты Александр Лукашенко, Казахстан республикасы президенты Касым-Жомарт Токаев, Киргизия республикасы президенты Сооронбай Жээнбеков, Таҗикстан республикасы президенты Эмомали Рахмон һәм коллектив хәвефсезлек турында Шартнамә оешмасының (ОДКБ) генераль секретаре вазыйфасын башкаручы Валерий Семериков тар составта очрашу уздырды. Арытаба сөйләшү делегация әгъзалары, атап әйткәндә чит илләр министрлары, оборона министрлары һәм дәүләт хәвефсезлеге советлары секретарьләре – оешма әгъзалары катнашлыгында дәвам итте.