ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-12 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 ноябрь 2019, 11:00

Проектлар халыкка ярдәмләшә

7 мең урынлык 43 балалар бакчасы төзеләчәк

Башкортстанда "Демография" милли проекты кысаларында 2020 елга кадәр өч яшьтән кечерәк балалар өчен 7 мең урынлык 43 балалар бакчасы төзеләчәк.


Бу максатта 4,5 миллиард сум акча тотылачак.1470 урын ике яшькә кадәр балалар өчен оештырылачак, учреждениеләрне капиталь ремонтлау исәбенә 5 мең 439 урын булдырылачак.
Республиканың Мәгариф министрлыгы 2021 елга өч яшькә кадәр балаларны урыннар белән тәэмин итеп бетерергә ниятли. Шулай ук, 2020-24 елларда ел саен бюджеттан бүленгән субсидияләр исәбенә шәхси балалар бакчаларында ким дигәндә биш төркем ачу планлаштырыла.
"Демография" дәүләт проектына "Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме", "Хатын-кызларның мәшгульлеген тәэмин итү", " Өлкән буын", "Халык сәламәтлеген ныгыту", "Спорт - тормыш нормасы" федераль проектлары керә. Аны гамәлгә ашыруга 3,1 триллион сум акча бүленә.

#нацпроекты #владимирпутин
Читайте нас: