ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 декабрь 2019, 15:50

Балалар пособиесе: үзгәрешләр көтелә

Яңа елдан соң аларны түләүдә нинди үзгәрешләр булачак

2020 ел башыннан яшь ярымнан өч яшькә кадәр баланы карау буенча 50 сум күләмендә пособие түләү гамәлдән чыгарыла. РФ Президенты Владимир Путинның указында шул хакта әйтелә. Шул ук вакытта, пособие элек билгеләнгән булса, алар түләүнең расланган чоры тәмамланганчы алуын дәвам итәчәк.
Владимир Путин тарафыннан алдарак мохтаҗлык критерие үзгәрү исәбенә (субъектта яшәү минимумының 1,5 тапкыр күләмен ике тапкыр күләмгә) беренче һәм икенче балага пособие алучы гаиләләр санын арттыручы законга кул куелган иде. Бер үк вакытта шундый гаиләләр өчен яшь ярымнан өч яшькә кадәр беренче һәм икенче балага һәр айлык түләүләр балага төбәк яшәү минимумы күләмендә кертелә.
2020 елның 1 гыйнвареннан уртача керемле гаиләләргә пособие ике яшәү минимумы күләмендә уртача 10-11 мең сум булачак. Аны кереме эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумының ике тапкыр күләме түбән булган гаиләләр рәсмиләштерә алачак.
Шул ук указ белән медицина күрсәткечләре буенча академик отпускта булган студент һәм аспирантларга ай саен 50 сум исәпләү хакында норма шулай ук гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта студентлар да, бу түләү инде билгеләнгән яки 2020 елның 1 гыйнварена кадәр бала тугач билгеләнгән гаиләләр "түләүнең расланган чоры тәмамланганчы" аларны алу хокукын саклаячак.
Читайте нас: