ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 декабрь 2019, 11:10

Яңа программа буенча

"Иҗтимагый иммунитет" форумы

РФ Сәламәтлек саклау һәм Мәгариф министрлыклары мәктәпкәчә яшьтәге балаларны сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү буенча ата-аналар өчен уку әсбаплары, методик рекомендацияләр әзерләде. РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова "Иҗтимагый иммунитет" форумында шул хакта хәбәр итте.
“Сәламәт яшәү рәвешенә мотивацияләү буенча тәрбия һәм белем бирүнең яңа программалары балалар бакчаларыннан ук башланачак. Шуңа күрә тәрбиячеләр, укытучылар һәм ата-аналар өчен китаплар, уку әсбаплары әзерләдек", - диде ул.
Ведомство бу эшне " Демография " милли проекты “Иҗтимагый сәламәтлекне ныгыту” федераль проекты кысаларында башкара. ”Кече яшьтән үк дөрес тәрбия алган балалар мәктәптә дә актив, сәламәт, мөстәкыйль булулары белән аерылып торалар. Шуңа күрә бу эшне оештыру, әлбәттә, уңай нәтиҗә бирәчәк”, - диде Скворцова.
Әлеге программалар буенча укуны инде 2020 елда ук башлау планлаштырыла.
#нацпроекты #владимирпутин
Читайте нас: