ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 декабрь 2019, 16:30

А. Рафиков: подъездлар, су җайланмалары һәм авылдашлар активлыгы хакында

"ЯТ"да кунакта – Кисәкаен авыл биләмәсенең яңа башлыгы

Айдар Рафиковның Кисәккаен авыл Советын җитәкләвенә бер елдан аз гына күбрәк вакыт үтте. Тәүдә вазыйфаны башкаручы статусында булды, ә авыл биләмәләре Советына сентябрьдәге сайлаудан соң – даими нигездә. Бүген ул – редакция кунагы.
– Айдар Сәритович, яңа вазыйфага күнегү өчен бер ел җиттеме?
– Җиңел эш булмавын аңлау өчен, бер ай да җитте (елмаеп). Җитдирәк әйткәндә, билгеләнгәнче авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы булып эшләдем, шуңа күрә вакыт җитте.
– Эштә сезнең өчен иң катлаулысы нәрсә?
– Катлаулылыклар күп. Кайвакыт авылдашларның гаилә мөнәсәбәтләре, халыкның көнкүреш авырлыкларына төшенергә туры килә. Бу психологик яктан катлаулы.
– Эшегездә нәрсә ярдәм итә?
– Бу яклардан булуым, мөгаен, Тартар авылында туганмын, туганым белән мине әти-әни Сәрит Сабит улы һәм Ләбибә Рикза кызы тәрбияләде. Хакимиятне җитәкләгәнче, күп җирдә эшләргә өлгерүем дә ярдәм итә. "НефАЗ"да шофер-сынаучы, слесарь, Карман ГРЭСында сатып алулар буенча белгеч булдым.
– Тормышта иң мөһиме – гаиләме?
– Әлбәттә. Хатыным Эльвира белән кызларыбыз Мәдинә һәм Әминәне тәрбиялибез.
– Биләмәдә бүген төп проблема?
– Иң беренчесе – су белән тәэмин итү, биш торак пунктның дүртесендә үзәк су тәэминаты бар, суүткәргечне хезмәтләндерү белән әлегә үзебез шөгыльләнәбез. Аны ресурслар белән тәэмин итүче оешмага тапшыру эше бара.
– Соңгы вакытта нәрсә башкара алдыгыз?
– Узып баручы елда Прогресс авылында подъездларга комплекслы ремонт үткәрдек. Әйткәндәй, бу эш дәвам итәчәк, 2020 елда күп фатирлы өч йорт подъезды ремонтланачак.
Юлларны даими ремонтлыйбыз, шул исәптән урындагы башлангычларны яклау программасы аша, киләсе елда әлеге программа буенча Тартарда юлга вак таш түшәргә телибез.
Кисәккаен һәм Прогресста урамнарны яктырту челтәрләрендә 133 яктыртыкычны алмаштырдык, Прогресс авылында суүткәргеч төзү буенча эш үткәрдек (400 м), Кисәккаенда су җайланмасы участогын алмаштырдык (200 м). Әйткәндәй, биредә халык үзе актив катнашты – кирәкле материаллар сатып алды, эшкә үзләре кушылды.
– Авыл биләмәсе халкы активмы?
– Нык (елмая). Һәм эштә генә түгел. Бу көннәрдә "Наза" ансамбленең юбилеен бәйрәм иттек, ноябрь башында волейбол буенча турнир үткәрдек. Ә мөселман бәйрәмнәре бездә аеруча җанлы уза, биләмә территориясендә берьюлы өч мәчет эшли.
Читайте нас: