ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 декабрь 2019, 12:49

Яңа ел белән!

Байгуҗа авыл биләмәсендә тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләделәр

28 декабрьдә Байгуҗа авыл биләмәсе башлыгы Зәлиф Зәйкәт улы Ханов һәм ветераннар советы рәисе Әлфия Мөбәрәкҗан кызы Хәйдәршина Бөек Ватан сугышы вакытында тылда эшләгән тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Яңа 2020 – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән тәбрикләде. Аларга кечкенә бүләкләр тапшырдылар. Җиңүне якынайту өчен, ару-талуны белмичә тырышкан хәзер инде чал чәчле әбиләр бик сөенде. Үз чиратында алар барысына ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, елларның имин килүе, өстәлләрнең мул булуын теләп калды.

Читайте нас: