ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 декабрь 2019, 12:10

«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проектын тормышка ашыру кысаларында

Уфада «Процесслар фабрикасы» укыту-җитештерү мәйданчыгы ачылды

26 декабрьдә Владимир Путинның «май указлары» нигезендә кабул ителгән «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Уфада «Процесслар фабрикасы» укыту-җитештерү мәйданчыгы ачылды.
Тантанада сәламләү сүзе белән Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Әлфия Тувалбаева чыгыш ясап, республиканың 18 предприятиесендә җитештерү процессларын оптимальләштерү буенча беренче проектлар тәмамлануын билгеләде.
– Әлеге фабрика – җитештерү процессларында сакчыллыкка ирешүнең нигезләренә өйрәтә. Ул аерым цехның һәм предприятиенең эш барышын минималь финанс чыгымнары белән алып бару юлларын күрсәтә.
"Фабрика" тренерларының бурычы – предприятиеләрне моңа өйрәтү, процессларны тизләтү һәм шуның белән бергә үз потенциалларын үстерү, – диде Әлфия Тувалбаева.
"Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләрнең федераль үзәге" җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Ирина Жук быел илдә 16 "фабрика" сафка керүен билгеләде, шуларның икесе инде эшли башлаган. Аның сүзләренчә, әлеге оешмалар берничә юнәлештә эшли, бер яктан, "сакчыл җитештерү"нең асылын аңларга һәм аңлатырга ярдәм итә, икенче яктан, предприятие хезмәткәрләренең үз компанияләре икътисадына йогынты ясау юлларын өйрәтә.
Укыту форматы буенча, 15 кешедән торган команда 8 сәгатьлек тренинг үтәчәк.
Фото: https://pravitelstvorb.ru/
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: