ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 гыйнвар 2020, 12:25

ЧЫРШЫНЫ КИРЕ ТАПШЫРУ МӨМКИН

Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, берничә көн элек кенә өйне бизәп торган купшы чыршыларны чүплеккә чыгарып ташлыйбыз. Алар тирә-юньне ямьсезләр, чүпләп ята. “Экология” милли проектына ярашлы, 11, 12, 18, 19 гыйнварда Уфада экология акциясе үтәчәк. Аның максаты – шәһәр халкын калдыкларны аерым җыярга өйрәтү һәм чыршыларны икенчел чималга әйләндерү. Аларны шәһәрнең махсус 24 мәйданчыгында тапшыру мөмкин. Моннан тыш, 18 гыйнварда“Аркада” һәм “Купец” сәүдә үзәкләре биләмәсендә дә ылыслы агачларны җыю оештырыла.Әйткәндәй, 2019 елда бу акциядә Уфада ике көндә 1000 тирәсе агач эшкәртүгә озатылган.Билгеле булуынча, “Экология” милли проекты үз эченә 11 федераль проектны ала: “Сәламәт ил”, “Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы”, “I-II класс хәвефле калдыклар белән эш итү өчен инфраструктура”, “Сәламәт һава”, “Сәламәт су”, “Волганы сәламәтләндерү”, “Байкал күлен саклау”, “Үзенчәлекле су объектларын саклау”, “Биологик төрлелекте саклау һәм экологик туризмны үстерү”, “Урманнарны саклау”, “Иң яхшы уңайлы технологияләр кертү”. Милли проект биш юнәлеш буенча тормышка ашырылачаҡ: “Калдыклар”, “Су”, “Һава”, “Биотөрлелек”, “Технологияләр”.Источник: https://bash.rbsmi.ru/ Фото: nashkiev.ua

Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, берничә көн элек кенә өйне бизәп торган купшы чыршыларны чүплеккә чыгарып ташлыйбыз. Алар тирә-юньне ямьсезләр, чүпләп ята. “Экология” милли проектына ярашлы, 11, 12, 18, 19 гыйнварда Уфада экология акциясе үтәчәк. Аның максаты – шәһәр халкын калдыкларны аерым җыярга өйрәтү һәм чыршыларны икенчел чималга әйләндерү. Аларны шәһәрнең махсус 24 мәйданчыгында тапшыру мөмкин.
Моннан тыш, 18 гыйнварда“Аркада” һәм “Купец” сәүдә үзәкләре биләмәсендә дә ылыслы агачларны җыю оештырыла.
Әйткәндәй, 2019 елда бу акциядә Уфада ике көндә 1000 тирәсе агач эшкәртүгә озатылган.
Билгеле булуынча, “Экология” милли проекты үз эченә 11 федераль проектны ала: “Сәламәт ил”, “Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы”, “I-II класс хәвефле калдыклар белән эш итү өчен инфраструктура”, “Сәламәт һава”, “Сәламәт су”, “Волганы сәламәтләндерү”, “Байкал күлен саклау”, “Үзенчәлекле су объектларын саклау”, “Биологик төрлелекте саклау һәм экологик туризмны үстерү”, “Урманнарны саклау”, “Иң яхшы уңайлы технологияләр кертү”. Милли проект биш юнәлеш буенча тормышка ашырылачаҡ: “Калдыклар”, “Су”, “Һава”, “Биотөрлелек”, “Технологияләр”.
Источник: https://bash.rbsmi.ru/
Фото: nashkiev.ua
Читайте нас: