Милли проектларның масштабы бик зур, дип белдерде ил Башлыгы.Кызганычка каршы, кешеләр ул хакта әле аз белә. Ләкин аның нәтиҗәсе – кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга ирешү.
Ил өчен иң мөһим булган юнәлешләр – демография, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, торак, экология, юллар, хезмәт җитештерүчәнлеге, фән, санлы икътисад, урта һәм кече бизнес, экспорт, шулай ук инфраструктураны модернизацияләү планы РФ Президентының май указлары кысаларында эшләнә.