ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 гыйнвар 2020, 11:15

АЗЫК- ТӨЛЕК хәвефсезлеге – ТӨП МӘСЬӘЛӘ

Президент Владимир Путин илнең азык-төлек хәвефсезлегенең яңа доктринасын раслады

Бу турыда Хөкүмәт рәисе урынбасары Алексей Гордеевның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иминлек Советы утырышында документны вице-премьер үзе тәкъдим иткән. Азык-төлек хәвефсезлеге доктринасы - илнең милли хәвефсезлегенең төп стратегик документларының берсе. Ул илне мөмкин булган эчке һәм тышкы хәвефләрне булдырмау өчен авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән мөстәкыйль тәэмин итүне күздә тота. Владимир Путин 2019 елда ашлык уңышы күләме турында сөйләде һәм Доктрина нигезендә, гадәттән тыш хәл очрагында авыл хуҗалыгы продукциясенең, чималның, азык-төлекнең дәүләт резервын булдырырга кирәклеген ассызыклады.
-Һәр кешенең туклану рационы, аның социаль дәрәҗәсенә һәм җитешлегенә карамастан, тулы кыйммәтле, сәламәт һәм һәркем файдалана алырлык булырга тиеш,- дип чыгыш ясады Владимир Путин.
Доктринаны гамәлгә ашыру өчен юл картасы әзерләнгән. Әлеге чаралар планын хөкүмәт өч ай эчендә расларга тиеш.
-Төп авыл хуҗалыгы культураларының һәм авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгы артыр дип көтелә. Бүгенгесе көндә файдаланылмый яткан сөрү җирләре чәчү әйләнешенә кайтарылырга тиеш. Документ азык-төлек продукциясенең сыйфатын һәм хәвефсезлеген контрольдә тотуны арттыруны, аның Евразия икътисадый берлегенең техник регламентларының мәҗбүри таләпләренә туры килүен күздә тота, - дип белдерде Алексей Гордеев.
Доктрина шулай ук илнең үз-үзен тәэмин итү күрсәткечләрен дә үз эченә ала. Тәэмин ителү яшелчә һәм бакча культуралары буенча 90%, җиләк-җимеш буенча - 60%, орлык буенча - 75% дәрәҗәсендә булырга тиеш.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: