Дәүләт башлыгы әлеге документның эчтәлеген ачып салмаса да, үзе әйтүенчә, ул гражданнарның кереме өлкәсендәге торгынлыкны җиңү, минималь хезмәт хакы дәрәҗәсендә көн күрүче кешеләр санын киметү, фәкыйрьлекне җиңү белән бәйле бурычларга кагылачак.
Президентның Федераль Җыелышка юлламасы (ел саен ясарга тиешле чыгышы) Конституциядә аның бурычы буларак каралган. Анда дәүләт башлыгы ил үсешенең төп юнәлешләрен, хөкүмәт һәм парламент өчен бурычлар билгели.