ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 гыйнвар 2020, 13:00

Данир Сабиров концерты. Залны шартлатмакчы булган кеше билгелеме?

Бу вакытта Казандагы УНИКС концертлар залында 1 мең чамасы кеше булган.

– Сәгать җиденче яртыда концерт башланды. Сигезләр тирәсендә мин киемнәремне алыштырырга кереп киттем, хатыным Миләүшә киендерә башлады. Бу вакытта сәхнәдә Сирин дигән юморист малай чыгыш ясый иде. Безнең сәхнәгә теләсә кем кермәсен өчен сакта торучы бар. Яныбызга шул киде. «Анда саперлар, ОМОН, этләр килде, нидер булган», – ди. Миләүшә борчылды, мин исә, шаяруга борган булдым: «Президент миңа «звание» бирергә килгән, шуңа залларны тикшерәләрдер», – дим,
Шулай шаяртып чыгып карасам – чынлап та әллә ни кадәр кеше җыелып баскан. «Концерт залына бомба куелды дигән хәбәр килде, концертны туктат», – диләр. Башка көнгә күчерергә куштылар. Ә мин, башкортлар турында шаяртканнан соң, Башкортстандагы концертларны күчергән кеше буларак, моның ни кадәр авыр эш икәнен беләм. Әле җитмәсә, икенче көнне дә концерт бит, кайчанга күчерәсең ди аны?!
«Бомба куйсалар аны безгә әйтеп тормыйлар инде. Йә берәр диванасы шалтыраткан сезгә, йә берәр дошманым», – дим. Башта сәхнәгә чыгып, тәнәфес кенә игълан итәрбез, дип уйлаган идем. «Юк, бинаны тулысынча тикшерәсебез була, шуңа күрә гел чыгып китүегез кирәк», – диделәр. Микрофонны алып, сәхнәгә чыктым да әйттем: «Дуслар, тормышта да юмор хисе ташып торган кешеләр җитәрлек, чыгып торырга кирәк, бомба куйдык, дигәннәр», – дип. Урамга чыгып, халыкны шаяртып, тотып торырга туры килде. Ярты сәгать буе тордык. Мең кешенең икейөзләбе кайтып китте, калганнары кире кереп утырды. Моның өчен тугры тамашачыма рәхмәтлемен. Бу бомба куелды дип шалтыраткан кешенең әлегә кем булуы билгеле түгел. Тик якын арада ачыкларлар дип ышанам. Элемтәгә чыкмый – шалтыратып әйткән дә, телефонын өзеп тә куйган ул үзе, – дип сөйләгән Данир Сабиров "Безнең гәҗит" хәбәрчесенә.
Автор: Резида Валитова
Читайте нас: