ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 гыйнвар 2020, 11:45

11 кешенең гомере утта өзелгән

Алар барысы да Үзбәкстан гражданнары булган.

Томск өлкәсенең Причулымский поселогында бер катлы йортта янгын чыгу сәбәпле 11 кеше янып үлгән. Алар барысы да Үзбәкстан гражданнары булган. Томск өлкәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, янгын шәхси пилорам территориясендәге агач йортта чыккан. Бинада 12 кеше яшәгән. Янгыннан бер генә кеше чыгып котыла алган.
"Комсомольская правда-Томск" хәбәр итүенчә, янгын хакындагы хәбәр 21 гыйнвар иртәсендә 4:05 сәгатьтә билгеле була. Янгын 208 кв м мәйданга тарала. Янгын сүндерүчеләр бригадасы килеп җиткәнче ялкын агач бинаны тулысынча ялмап ала. Мәрхүмнәрнең шәхесләрен ачыклау эшләре бара.
Ходай күрсәтмәсен инде... Гаиләләренә акча эшләргә дип килгән булганнардыр да бит, тик гомерләре чит-ят җирләрдә өзелгән шул...
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Фото: russian.rt.com
Читайте нас: