ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 гыйнвар 2020, 12:40

Керегез һәм кулланыгыз

"Башкортстанның гаилә порталы" нәрсәсе белән файдалы

Республикада гаиләләр өчен БР Гаилә һәм хезмәт министрлыгы тарафыннан булдырылган бик файдалы интернет-ресурс ­– "Башкортстанның гаилә порталы" (www.семья.рф) эшли. Бу интернет-ресурс гаилә корырга планлаштырган яки аны инде булдырганнар, ата-аналар, дәү әти-әниләр өчен, кыскасы барлык яшь һәм "статустагы" кешеләр өчен үзенчәлекле ярдәмче. Биредә балалары булган гаиләләр өчен төбәктә социаль ярдәм чаралары, кызыклы чара, конкурс һәм акцияләр турында аеруча тулы мәгълүмат җыелган. Биредә шулай ук ир-хатын, бала-ата-ана мөнәсәбәтләре темаларына мәкаләләр, файдалы видео табарга, белгечләргә сорау бирергә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидияләрнең онлайн-калькуляторы һ.б. кулланырга мөмкин.
"Гаилә" Республика ресурслар үзәге мәгълүматны көн саен яңарта һәм порталның уңайлы режимда эшләвен күзәтә.
"Башкортстанның гаилә порталы" 2019 елда "Балачак унъеллыгы" милли программа кысаларында тормышка ашырылучы һәм балалары булган гаиләләр тормышы сыйфатын арттыруга юнәлтелгән Бөтенрусия иң яхшы тәҗрибәләр конкурсында җиңүче дип танылуын өстәргә генә кала.
Узган елның май аеннан "Демография" милли проекты тормышка ашырылуын хәтерегезгә төшерәбез.
Читайте нас: