ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 гыйнвар 2020, 11:35

Нинди проблемалар беренче дәрәҗәле?

Илнең яңа хөкүмәте составы расланды. Аңа барыннан да элек нинди проблемаларга игътибар итәргә кирәк?

Илнең яңа хөкүмәте составы расланды. Аңа барыннан да элек нинди проблемаларга игътибар итәргә кирәк?
Фәзнәви Хәлимуллин, авыл хуҗалыгы идарәсенең баш икътисадчысы:
– Беренче чиратта – бу авыл хуҗалыгы продукциясенә түбән сатып алу бәяләре. Аңлашыла ки, базар икътисады шартларында эшлибез, аларны күтәреп булмый. Хәзер барысы да дәүләт ягыннан ярдәменнән килә, ул күбрәк булырга тиеш, дип уйлыйм.
Рафаил Яхин, башкортлар Корылтаеның район башкарма комитеты рәисе:
– Беренче чиратта һәм тагын бер тапкыр милли проектларга игътибар итүләре күңелгә ятышлы. Яхшы программалар әзерләнгән, алар тагын да активрак тормышка ашырылсын иде.
Любовь Шәмшурина, Орловка авыл биләмәсе хакимияте башлыгы:
– Бик тиздән икътисад үсеше тизлеге артуы шаһиты булырга иде. Төрле социаль программалар берәмлекләрнең киңрәк даирәсе файдалана алырлык булсын, социаль шартлар яхшырсын һәм халык кереме үссен.
Екатерина Идиятова, Яңавыл район үзәк дәваханәсенең санитары:
– Ниһаять хөкүмәт беренче чираттагы бурычлар исәбендә балалар һәм гаилә турында хәстәрлекне атый, бу шатландырмый калмый. Хәзер мәктәптә бушлай туклану, хезмәт хаклары һәм тормыш сыйфаты артуы турында сүз баруы шатландыра.
Читайте нас: