ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 гыйнвар 2020, 10:05

Русия биатлончысы хөрмәтенә

Яңа ел төне Куснияровларга озак көтелгән малай бүләк иткән

Наталья һәм Владимир Куснияровлар гаиләсендә аларны гына түгел, ә якыннарын да бәхетле иткән шактый әһәмиятле вакыйга булган: Матвей 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә туган.
– Яңа елны туганнарда каршы алдык. Курантлар сукканнан соң төнге өчләр чамасында ирем дәваханәгә алып китте һәм инде биш тула унбиш минуттан улыбыз дөньяга килде, – дип сөйли Наталья.
2020 ел Куснияровлар гаиләсе өчен үзгә: кече уллары туудан тыш алар бәллүр туйларын билгели. Датасы инде тиздән – 14 февральдә. Наталья һәм Владимир мәктәп укучылары булганда Шүдик клубында танышкан. Унбиш ел бергә гомер итүләренә алар күпбалалы гаилә булган. Гаиләдә аларның тагын ике кызлары – 14 яшьлек Полина һәм 10 яшьлек Камилла үсеп килә. Икесе дә лицейда укый һәм һәрберсенең яраткан шөгыле бар. Мисалга, Полина сынлы сәнгать белән мавыга, үткән елда сәнгать мәктәбен тәмамлаган. Камилла инде биергә ярата һәм, әйткәндәй, футбол уйный. Спорт белән тоташ гаиләләре шөгыльләнә: кыш көне Куснияровлар Некрасов урамында яңа мәйданчыкка чаңгыда йөрергә чыгарга тырыша. Сүз уңае, Куснияровлар улларына Русия биатлончысы Матвей Елисеев хөрмәтенә исем биргән.
Гаилә дөньяга малай тууын бик көткән – уртанчы һәм кече балалары арасында биш яшь. Натальяның сүзләре буенча, йөклелек яхшы узган, бала туу срогы 10 гыйнварга гына билгеләнгән. "Миңардан кайчан бәби алып кайтасың, дигән сорауга: " Яңа ел төнендә, дип җавап бирә идем, шулай килеп чыкты да", – дип елмаеп сөйли ул.
Икенче балага Ана капиталы ярдәмендә гаилә "Италмас" микрорайонында участок алган. Әлегә бу урында вакытлыча яшәп торырга йорт салганнар, еш кына бирегә мунча керергә киләләр, ә киләчәктә инде, әлбәттә, Куснияровлар биредә зур йорт төзергә планлаштыра.
– Иң мөһиме, без бергә бәхетле, ә балалар – сәламәт. Калганын сатып алырга мөмкин, – ди Куснияровлар.
Узган елның май аеннан "Демография" милли проекты тормышка ашырылуын хәтерегезгә төшерәбез.
Читайте нас: