ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 гыйнвар 2020, 12:45

Ямадыдан Нәзирә Абзалова гасырлык юбилеен билгеләгән

Талантлы педагог авылдашлары арасында гына түгел, ә бөтен тирә-якта хөрмәт һәм абруй казанган

Якташыбыз Нәзирә Кирам кызы Абзалова (Зарипова) шушы көннәрдә Яңавыл районының гасырлык юбилярлар сафын тулыландырды. Зур хәрефтән педагог, бик күп мактау грамоталары, "Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре белән бүләкләнгән хөрмәтле ханым бүген Казан шәһәрендә кызы Венерада яши.
Нәзирә Кирам кызы 1920 елның 25 гыйнваренда Асаудыбаш авылының репрессияләнгән кешесе Әхмәткирам Зарипов гаиләсендә туган. Хезмәт юлын 18 яшьтә өлкән пионервожатый булып башлаган. Ул вакытка Ямадыда колхоз яшьләре мәктәбен тәмамларга өлгергән, аннары Краснокама педагогия училищесында укыган. Талантлы педагог кырык ел диярлек Ямады авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укучыларына белем биргән. Һәр балага тирәнтен хөрмәт, аңа хәстәрлекле кааш эшенең төп принциплары, тормыш девизы була. Бөек Ватан сугышы елларында Нәзирә Кирам кызы җәй көне балалар белән бергә кырда эшли, ашлык суга, фронт өчен әйберләр җыя, колхозның бөтен эшендә катнаша. Чама белән таләпчән, һәрчак ярдәмгә килергә әзер, лаеклы рәвештә хезмәттәшләре һәм балалар арасында сөю һәм хөрмәт казана. Мәктәптән буш вакытта үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
Гаилә тормышы да бәхетле була. 1939 елда авыл егете Галихан Абзаловка кияүгә чыга. Тиздән ирен хәрби хезмәткә чакыралар, Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, хезмәте җиде ел диярлек дәвам итә – Галихан 1946 елның ахырында гына кайта. Абзаловлар дүрт бала – ике ул һәм ике кыз тәрбияләп-үстергән. Алар барысы да тормышта лаеклы урын тапкан, бүген инде үзләре хаклы ялда.
Нәзирә Кирам кызының укучылары әле булса аның белән җылы мөнәсәбәт саклый, аны бәйрәмнәр белән котлый, ул очрашуларда да күп катнашкан. Хөрмәтле ханым авыл халкы һәм тирә-юньдәгеләр арасында да ихтирам казана. Без, авылдашлары, Нәзирә Абзалованы гасырлык юбилее белән котлыйбыз, аның белән горуланабыз һәм аннан үрнәк алабыз.
Г. Хәлморадова, Ямады модельле китапханә китапханәчесе.
Читайте нас: