Ул 1935 елның 25 гыйнваренда Татарстанның Кукмара районының Сәрдекбаш авылында ишле гаиләдә туган, гаилә сугыштан соң Яңавылга күчеп килгән. Өлгергәнлек аттестатын Сания Яңавылның 1 санлы мәктәбендә алган. Укытучы, бары тик укытучы булачагын башлангыч сыйныфлардан ук белгән. Аның беренче остазы Шакира апа идеал, тәртиплелек һәм укытучы гакыллылыгы үрнәге булган. Башкорт педагогия институтын тәмамлаганнан соң Сания Фатыйх кызы 1 санлы мәктәптә укыта башлаган. Ләкин укытучылык итүнең күп өлешен ул 3 санлы урта мәктәптә (хәзер Р. Гәрәев исемендәге) математика укытучысы булган .
Ул елларда мәктәп завучы А. М. Имашева болай дип искә ала: "Сания Фатыйх кызы, математика укыту алымнарының искиткеч белеме булган бик көчле укытучы булды. Укытучы-новатор, ул эшкә алдынгы ысуллар кертте,проблемалы уку төрләре белән берләштереп, балалар белән эшләүнең шәхси төрләре белән оста кулланды, шулай сәләтле балаларны ачыкларга ярдәм итте. Аның дәресләре кызыклы булды һәм хезмәттәшләреннән югары бәя алды".
"Югары уку йортына җиңел керергә мөмкинлек биргән ныклы һәм тирәнтен белеме, хезмәт итәргә һәм куйган максатларга ирешергә өйрәткәне өчен яраткан укытучыма рәхмәтлемен, – ди аның укучысы, хәзер шәхси эшкуар Чулпан Сафиуллина. – Сания Фатыйх кызы кызыклы, уйлап табучан, аның дәресләре һәм сыйныф сәгатьләре дә шундый булды. Изге, аралашучан, аның янәшәсендә җылы һәм уңайлы иде. Мин кешеләр белән эшлим һәм һәрвакыт аны искә алам, аның кебек булырга тырышам".
"Малайлар малайлар инде, аларга һәрвакыт шаянлык хас. Ләкин сыйныф җитәкчебезнең кайчандыр булса безне нык итеп әрләвен хәтерләмим", – дип искә ала укытучысының дәресләрен БРның үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат үзәгенең баш консультанты Рөстәм Гарипов. – Ул көлемсерәп безнең адреска шигырь сөйли ала иде. Аның тәнкыйтеннән колаклар янды. "Әрләсә яхшырак булыр иде", – дип уйладык. Ул һәркайсыбызга ышанды, һәрберебездә "зур кеше" күрде, һәркемдә шәхесне хөрмәт итте. Кадерле укытучыбыз, озын, бәхетле еллар, Сезгә!"
"Безнең сыйныф яхшылардан булмады, тиктормас идек". Сания Фатыйх кызы безнең сыйныф җитәкчесе һәм математика укытучысы булгач, барысы да үзгәрде, – дип уртаклаша НГДУның кадрлар бүлеге белгече Финә Хәйдәрова. – Ул безне берләштерде. Тату булырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә өйрәндек. Укуга дәрт барлыкка килде, математика иң яраткан дәрескә әверелде. Сания Фатыйх кызы коры саннар гына биреп калмады, алар тормыштан булды һәм тормышта алар "җанланды". Мәктәпне тәмамлау белән күпләребез техник вузларга керде. Ул чын укытучы булды. Кешенең тормышта нинди булачагы нәкъ шундый педагогка бәйле".
Сания Фатыйх кызы чын-чыннан Алладан укытучы, зарури, кызыклы белем иясе һәм һәр укучысы шәхесенең кадерен белүче.
Ул – шигьрияткә, әдәбияткә гашыйк, күп хикәя һәм шигырьләр авторы. Күп еллар "Замандаш" әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы. Аның әсәрләре "Сөембикә", "Татар иле" журналларында, "Өмет", "Яңавыл таңнары"нда бастырылды. Аның "Язмыш җилләре" әсәре Казанның "Уникс" театры спектакле сценариенең нигезенә салынган. "Еллар аша" китабыннан "Вокзал хикәясе" Казанда Г. Камал исемендәге театрда "Пар канатлар" тематик кичәсендә тәкъдим ителгән.
Сиксән биш – бу гади дата гына түгел. Бу күтәрелеш һәм сикәлтәле, болытлы һәм кояшлы көннәр белән зур тормыш юлы. Бу героебыз лаеклы атлаучы озын юл. Ике канаты – улы Илмир (хәзер нефть компаниясенең геология бүлеге башлыгы) һәм кызы Регина (биология фәннәре кандидаты) болай ди: "Без аның хезмәт һәм тормыш сөючәнлегенә, аның бөтен нәрсәгә өлгерүенә сокландык. Ул искиткеч әни һәм дәү әни".
Сания Фатыйх кызын очраткан саен, гомер көзе инде узып барса да, һәм ботак очларында кышкы бәс көмештәй ялтыраса да, кәүсәсендә коелмаган яшел яфраклы ныклы агач күрәм. Ул шигырьләр, хикәяләр язуын дәвам итә, аны зәңгәр экраннарда күрергә мөмкин, ул үзенең чыгарылыш укучылары белән очраша, кече Ватанына кайтып килергә өлгерә. 85 яшьтә гомере шушы кызыклы, талантлы кеше сәләтле булган киңлек белән дәвам итә
Зөһрә Гаффарова, җәмәгать хәбәрчесе.