ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
29 гыйнвар 2020, 18:35

"Водитель калтырап тора иде..."

Кичә коточкыч хәл булган

Мәләвездә 11 яшьлек малай тюбингта таудан шуып төшкәндә автомобиль тәгәрмәчләре астына эләгә. Бу вакыйга турында социаль челтәрләрдә шаһитлар сөйли.
Кичә санкцияләнмәгән тауларның берсендә балалар тюбингта шуган. Малайларның берсе аста машина узып барганда таудан зур тизлек белән төшеп китә һәм автомобиль көпчәкләре астына эләгә. Бәхеткә, ул артык зыян күрми.


Шаһитларның сүзләренә караганда, малайдан да бигрәк аны бәргән машина йөртүче куркып калган.


Бу уңайдан күп кенә комментаторлар әниләрнең балалар шуганда тау янында басып торуы һәм телефоннан сөйләшүләре, хәтта балаларны куркыныч турында кисәтеп тә тормаулары турында яза.


"Шофер калтырап тора иде. Ә бит баланың башына юл янында шууның ни белән бетәсен сеңдерергә тиешле әнисе калтырарга тиеш иде..." - дип язган берәү.
Фото: Башньюс.
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас: