ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
31 гыйнвар 2020, 17:30

Рөстәм Нәбиев: "Кайчандыр син мине коткардың..."

Паралимпияче, билгеле блогер, Башкорстан егете Рөстәм Нәбиев тормыш иптәшенә икенче бала бүләк иткәне өчен кыйммәтле телефон алган

Рөстәм Нәбиев икенче бала туу шатлыгыннан хатынына нәрсә бүләк иткән? Паралимпияче, билгеле блогер, Башкорстан егете Рөстәм Нәбиев тормыш иптәшенә икенче бала бүләк иткәне өчен кыйммәтле телефон алган. «Индирага бу җайланма бик кирәкле, чөнки ул - 150 меңгә якын язылучысы булган текә блогер», — дигән Рөстәм. «Кайчандыр син мине коткардың, миңа тулы хокуклы тормыш башларга мөмкинлек бирдең, гаилә бүләк иттең, тормышыңны багышладың. Хәзер синең тырышуларыңның юкка булмаганлыгын, минле язмыш сайлавыңның дөрес булганлыгын дәлилләргә минем чират җитте. Киләчәктә тагын да әйбәтрәк булыр! Бик яратам! Безнең һәм безнең сабыйларыбызның барлык хыяллары тормышка ашачак, мин сүз бирәм. Мин кызларыбызга иң яхшы әти булырмын!», — дигән ике кыз әтисе Рөстәм Нәбиев. Индира мондый зур бүләк көтмәгәнлеген, бик шатлануын һәм Рөстәмгә булган ярату хисләрен җиткерде. «Кадерле ирем сөендерә. Телефонымның пыяласын Рөстәм Нәбиев икенче бала туу шатлыгыннан хатынына нәрсә бүләк иткән?ppгына алыштыруын сорарга теләгән идем, ә ул миңа яңаны бүләк итте. Син - минем мәхәббәтем», — дип язган ул үзенең сәхифәсендә. Фото: Rep.ru
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас: