ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
1 февраль 2020, 15:35

Милли проектлар

Каты-коммуналь калдыклар: баш тартучыларны санкцияләр көтә

Шартнамәләр булмаган очракта штраф сала башлаячаклар
1 февральдән каты-коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы белән шартнамәләр төземәгән юридик берәмлекләргә штраф санкцияләре салачаклар. Бу хакта БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы хәбәр итә.
Шартнамәләр төзүдән баш тартучы предприятиеләргә РФ КоАПның 8.2 мәддәсе ("Тирә-як мохитне саклау өлкәсендә производство калдыклары белән эш итүдә таләпләрне үтәмәү") буенча административ җаваплылыкка тарттыру турында хәбәрнамәләр килә башлаячак.
Штраф төрендә җәза каралган: физик берәмлекләргә – 1 000нән 2 000 сумга кадәр, вазыйфалы берәмлекләргә – 10 000нән 30 000 сумга кадәр; эшкуарларга – 30 000нән 50 000 сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктату; юридик берәмлекләргә – 100 000нән 250 000 сумга кадәр яки 90 тәүлеккә кадәр вакытка эшчәнлекне туктату.
– Шартнамә төзү яки белешмә алу өчен Хезмәтләндерү үзәгенә (Азин урамы, 28) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документлар исемлеге һәм үрнәк өчен шартнамә шулай ук төбәк операторы сайтында урнаштырылган dmsrb.ru– дип сөйли "Мехуборка" хезмәтләндерү үзәге җитәкчесе Илвера Гыйлемова.
Читайте нас: