ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 февраль 2020, 11:50

Башкортстанда 3 меңнән артык укытучы җитмәячәк

Милли проектлар

Бу хакта бүген “Мәгариф сәгате”ндә мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.


Башкортстанда 2020/21-2024/25 елларда педагогик кадрларга ихтыяҗ 3794 кеше тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдәге “Мәгариф сәгате” кысаларында мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белдерде.


Биш уку елына ясалган мониторинг һәм анализ күрсәткәнчә, Уфа шәһәрендә 1399 педагог җитмәве көтелә. Республика буенча караганда, Белорет районында — 119, Благовещен районында — 83, Хәйбулла районында 72 кеше җитмәячәге күзаллана.


Башлангыч сыйныфларда — 931, математика буенча — 810, инглиз теленнән — 686, урыс теле һәм әдәбияты буенча — 575, физикадан — 572, химия һәм биологиядән — 341, информатикадан — 274, башка фәннәр буенча 132 укытучы җитмәячәк.


Яшь белгечләрне мәгариф өлкәсенә җәлеп итү өчен киңәшмәдә максатлы укуга килешүләр төзү алгоритмын тәкъдим иттеләр, аның пунктлары арасында — район мәктәпләренең чыгарылыш укучыларының, педагогик белгечлекләрдә укучылар исемлеген төзү, әңгәмә үткәрү, мәгариф оешмасында алга таба эшкә урнашу өчен максатлы укуга килешү төзү мөмкинлеген тәкъдим итү.


Билгеле булуынча, яшь белгечләргә ярдәм итүче проектлар бар, мәсәлән, республика Башлыгы инициативасы белән “Авыл укытучысы” проекты булдырылды. Шулай ук федераль дәрәҗәдә “Авыл укытучысы” проекты да бар, аның кысаларында быел бер миллион сумлык 55 грант биреләчәк.


Министр билгеләвенчә, мондый проектлар педагогик кадрларга булган ихтыяҗны бетерүгә, яшь белгечләргә ярдәм итүгә һәм педагогларны урыннарда калдыруга юнәлтелгән.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: