ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 февраль 2020, 16:10

МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР

Медведев күпме эш хакы алачак?Урын алыштырганнан эш хакы үзгәрми.

РФ Президенты Владимир Путин Русия иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевның яңа вазифада алачак эш хакын билгеләде. 30 гыйнварда шуңа ярашлы карарга кул куйды дәүләт җитәкчесе.
Документка ярашлы, элекке премьер-министрга яңа урында айлык эш хакы, аз да түгел, күп тә түгел, 618 713 сум билгеләнгән.
Бу аның элекке вазифасында алган сумнардан тиенгә дә ким түгел. Димәк, экспремьер-министр кәнәфиеннән төшкәч тә, шул ук эш хакы алачак ул. Мөгаен, яңа вазифада бик җаваплы бурычлар үтәргә туры килер аңа.
2018 ел декларациясе буенча, Д.Медведевның еллык кереме 99117510 сум тәшкил иткән. Бу аена 826459 сум төшә.
Бүгенгә кадәр Дмитрий Медведев күпме эш хакы алыр дип кызыксынган булсагыз, хәзер инде аның ни хакка тир түгәсен чамалый аласыз.
Хәтерегездәдер, Медведев бөтен элекке өстенлекләргә дә ия чиновник, ягъни резиденциясе дә, шәхси сакчылары да үзенә калды.
Автор : Тухватуллина Алсу
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: