ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 февраль 2020, 13:15

Авылга эшкә кайтучы укытучылар 1 миллион сум акча алачак

Моның өчен педагогларга кайбер таләпләрне үтәргә кирәк булачак

Башкортстанда 50 меңгә кадәр кеше яшәүче авылларга, эшчеләр поселокларына, шәһәр тибындагы поселокларга яки шәһәргә эшкә күчкән укытучыларга 1 миллион сум компенсация түләнә башлаячак. Мондый түләүләр турындагы тиешле карар төбәкнең хокукый мәгълүматының рәсми интернет-порталында басылып чыкты.


Субсидияләр өч ел дәвамында – 2020 елдан 2022 елга кадәр биреләчәк. Түләүләр ел саен 1 декабрьгә кадәр күчерелә. Документта билгеләп үтелгәнчә, укытучыларга бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен алу хокукына дәгъвачыларны сайлап алу конкурсы комиссиясе тарафыннан башкарыла.


Претендентлардан укытучының 50 яшькә кадәр, тиешле белемле булуы, хезмәт ставкасы атнасына 18 сәгатьтән дә ким булмавы, мотлак рәвештә биш ел дәвамында эшләве таләп ителә.


Конкурста шул муниципалитетта яшәүче яисә булачак эш урыныннан 50 километрдан да азрак аралыкта яшәүчеләр катнаша алмый.
Фото: редакция архивыннан.
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: