ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
17 февраль 2020, 19:05

Авыл мәктәбе: яңа формат

Ямады мәктәбендә техник җиһазландырудан соң нәрсә үзгәргән

Үткән елның сентябрендә илнең меңләгән мәктәпләрендә "Мәгариф" милли проекты ярдәмендә заман белән укырга, ә кайдадыр аннан алда барырга мөмкинлек бирүче мәгариф үзәкләре барлыкка килде.
Проектта районның ике: Байгуҗа һәм Ямады мәктәпләре катнаша. "ЯТ" шушы көннәрдә Ямады мәктәбендә булды һәм авыл балалары өчен шатланды: "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле үзәк ачу белән белем бирү учреждениесендә тормыш үзгәрде. Виртуаль чынбарлык шлемы киеп карасыгыз яки һавага квадракоптер очырасыгыз, ә бәлки ниндидер объектның 3D-моделен чыгарырга телисезме – рәхим итегез. Бу барлык яңа җиһазлар мәгариф проекты ярдәмендә мәңгелеккә урындагы мәктәптә кала, анда (Мәсәгут авылында филиал белән бергә) 185 бала укый, 45 укытучы эшли.
Хәер, барысы турында да тәртип буенча.
Фирма стилендә
"Үсеш ноктасы" элекке интернат бинасында урнашкан, анда элек якындагы авыллардан балалар яшәгән, һәм тоташ икенче катны били. Мәктәп директоры, ул ук үзәк җитәкчесе Светлана Сафина безне эштән хәбәрдар итә. Аның сүзләре буенча, ачылганчыга кадәр биредә зур эш башкарылган. Биналарны ремонтлау "Үсеш ноктасы" үзәкләренең типлаштырылган дизайн-проектына ярашлы үткәрелгән. Бу максатларга муниципаль район бюджетыннан 164 мең сумнан артык бүленгән. Бу акчага биш бүлмәгә җиңелчә ремонт ясалган, яңа ишекләр, жалюзи, алтакталар куелган, яңа электрүткәргечләр сузылган һәм интернеттан файдалану мөмкинлеге барлыкка килгән.
Бүлмәләрне эшләгәндә барлык нечкәлекләр сакланылган – үзәкнең керү алтактасыннан аксессуарлар, бизәлеш әйберләре һәм дивар, түшәм һәм тәрәзәләр бер төстә (кызыл, ак, соры). Яңа үзәктә яңа җиһаз белән эшләү өчен җиде педагог "Проект эшчәнлегенең сыгылмалы компетенцияләре" квалификация күтәрү программасы буенча читтән торып укыган. Аларның дүртесе Екатеринбургта һәм Уфада уку йортына барып укыды, санлы техника белән эшне үзләштерде.
"Моны һәркем белергә тиеш!" яки "Үсеш ноктасы" нинди
Үзәк берничә функциональ зонадан тора. Катка менгәч тә проект эшчәнлеге буенча зур бинага эләгәсең, ул коллектив офис кебек коворкинг принцибы буенча зоналарга бүленгән. Ул шахмат уйный торган кунак бүлмәсен, медиазонаны кертә. Гомумән, бу зонаны мәктәпнең иҗтимагый тормышының үзәге дип атарга мөмкин.
Санлы һәм гуманитар компетенцияләрне булдыру бүлмәләре уку техникасының соңгы юнәлешләре буенча җиһазландырылган, шул исәптән "Технология", "Информатика", "Тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре" предметлары буенча.
Бүлмәләр, танырга кирәк, тәэссоратландыра, алар югары технологик мәйданчыкларны күз алдына китерә. Мисалга, информатика дәресләре узучы мәйданчык, интерактив комплекс белән җиһазландырылган, анда интерактив такта, компьютер һәм мультимедияле проектор керә, принтер, сканер, копир, ноутбуклары белән мобиль сыйныф, укытучы өчен нотбук бар...
– Мондый яңаруга без бик шат, – дип уртаклашты өлкән сыйныф укучылары. – "Үсеш ноктасы" ярдәмендә хәзер безнең мәктәп бер башка югары.
Башка бүлмәгә узабыз. Тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләрен өйрәнү һәм беренче ярдәм күрсәтү өчен йөрәк-үпкәгә реанимация үткәрү өчен тренажер-манекен бар. Укучылар хәтта осталыгын, медицина ярдәме күрсәтү өчен табель чаралар һ.б. күрсәтте.
"Биредә җәрәхәт һәм зарарлануларга охшатып ясалган җыелмалар күп, – дип сөйләде безгә сигезенче сыйныф укучысы Алина Газизова. Безнең тормышның төрле очракларына әзерлиләр. Мин, мисалга, йөрәк-үпкәгә реанимация ясый беләм, ә аны һәр кеше белергә тиеш, чөнки тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин". Сигезенче сыйныф укучысы киләчәктә табиб булырга теләве белән уртаклашты һәм биредә алган белеме аңа һичшиксез ярдәм итәчәк.
Тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре дәресләрендә виртуаль чынбарлык шлемын да кулланалар. Аның ярдәмендә күләмле сүрәт программалаштыралар һәм аны өйрәнәләр. Шул исәптән ул беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча дәресләрдә шәп булыша.
"Технология" предметы буенча дәресләр авыл балаларына булачак һөнәр сайлауда ярдәм итәчәк. Балаларга югарыда әйтелгән 3D принтер, квадракоптер, шулай ук кул белән эшләү өчен кораллар, сәнәгать җиһазы, тагын бик күп кызыклы нәрсәләр тәкъдим ителгән. Балалар биредә виртуаль һәм өстәлгән чынбарлыкка чума, проектлаштыра, кул эшләре һ.б. эшли. Гомумән, "Үсеш ноктасы" ярдәмендә педагоглар телендә әйткәндә, "үзләренең сыгылмалы комптенецияләрен" үстерә, теге яки башка эшчәнлек тармагына яраклашырга өйрәнә.
Көннең беренче яртысында үзәктә "Технология", "Информатика", "ОБЖ" предметлары буенча дәресләр үткәрелсә, дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында кызыксынулар буенча дәресләр – "Шахмат", "Программалаштыру һәм модельләштерү", "Минем хәвефсез дөнья", "Лего-конструкторлаштыру" өстәмә белем бирү түгәрәкләре башлана.
Түгәрәкләрне дүрт өстәмә белем бирү педагогы – Павел Нурисламов, Гөлгенә Гыйззәтова, Рушания Гомәрова һәм Гөлзия Кәрамова алып бара. Алар җитәкчелегендә балалар роботлар җыя, 3D-модельләр булдыра һәм хәтта сәнәгать дизайны белән шөгыльләнә. Тагын квадракоптер белән төшерелгән видеороликлар эшли, шул исәптән гомум мәктәп чараларыннан. Аның ярдәмендә яз көне район картасын эшләргә планлаштыралар, аларны фәнни модельләштерү һ.б. буенча дәресләрдә кулланачаклар.
Шуларга өстәп укучылар, ә бу нигездә өлкән сыйныф укучылары, конкурс, форум, слетларда катнашырга әзерләнә.
Биредә Радмир Гомәров, педагог ярдәмчесе белән диярлек таныштык. Ул IT-технологияләрне яхшы белә, Python программалаштыру телен актив өйрәнә.
Бу уку елында унынчы сыйныф укучысы "КИТ-компьютеры, информатика, технологии" республика конкурсында катнашкан һәм Яңавыл районы буенча икенче урын алган. Кышкы каникул вакытында "Акбузат" шифаханәсендә IT camp. Проект каникуллары" тематик сменада катнашкан һәм яшьләр инновация кампусы сертификатын алган. Шулай ук Радмир яшьләр арасында иң яхшы наркотикларга каршы пропагандага "Наркотикларсыз Башкортстан" республика конкурсында катнашучы булган. Март аенда "Сириус" мәгариф үзәгендә информатика буенча мәгариф программасы буенча укыячак.
Мәктәп авыл үзәге буларак
– "Үсеш нокталары"үзәкләрен булдыруның төп мәгънәсе – авыл мәктәпләрендә белем сыйфатын шәһәр дәрәҗәсенә кадәр җиткерү, – ди Светлана Риф кызы. – Яңа җиһазлар һәм техника моны эшләргә мөмкинлек бирә.
– Беләсезме, балалар хәзер дәрескә кебек кенә түгел, ә кызыклырак нәрсәгә кебек бара. Алар, үзегез дә күргәнсездер, бирегә очып килә!, – дип дәвам итә ул сүзен.
Хәер, алар гына түгел. Биредә инде авыл халкы һәм якындагы авыл яшәүчеләре өчен чаралар үткәрелә. Мисалга, гыйнвар уртасында әлеге спорт төрен яратучылар арасында шахмат турниры узды. Җитәкче сүзләре буенча, ата-аналары да балалары белән бергә санлы технологияләрне үзләштерә, мастер-классларга йөри ала. Соңгы елларда мәгариф учреждениесендә күп үзгәрешләр булуын билгеләп үтәргә кирәк. Аерым алганда,түбәгә һәм спорт залының түшәменә капиталь ремонт эшләнгән, җылы бәдрәфләр җиһазландырылган. Мәсәгут авылы филиалында да матди-техник база ныгыту буенча эш бара. 2019 елның августында урындагы башлангычларны яклау программасы буенча мәктәп бинасының түбәсенә капиталь ремонт үткәргәннәр.
Бер сүз белән әйткәндә, мәктәп үсешә. Укытучылар һәм укучылар сүзләре буенча, яңа форматта уку һәм укыту тагын да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк.
Иңнәре артында йөз еллык тарихы, өстәвенә данлы тарихы булган мәктәпнең, киләчәге искиткеч һәм планнары зур. Педагогларга һәм мәктәп укучыларына уңышлар телик.
"Үсеш нокталары" – авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрдә булдырылган махсус белем үзәкләре. Аларның эше балаларны санлы, табигый-фәнни, техник һәм гуманитар профильләр буенча әзерләүгә юнәлтелгән. "Үсеш нокталарын" ачу "Заманча мәктәп" федераль проекты белән каралган, ул "Мәгариф" милли проектына керә.
Инновацион мәйданчыклар саны буенча Башкортстан РФ төбәкләре арасында өченче урында: республиканың авыл мәктәпләрендә барлыгы 133 "Үсеш ноктасы" эшли башлаган.
Читайте нас: