ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 февраль 2020, 13:00

Бүреләр баскан

Балакатай районының Әбсәләм авылында бүреләр бөтен этләрне үтереп бетергән

Халык биредә куркып яши. Башкортстанның Аучылар ассоциациясе әгъзалары кешеләрне шушы куркудан арындыру өчен бүреләрне атарга килгән.
Бөтен этләрне ашаган авыл Әбсәләм дип атала. Беренче караштан күренгәнчә, ерткычларга биредә иң уңайлы шартлар тудырылган. Әйләнә-тирәдә урман һәм йортлар да аның белән янәшә генә төзелгән.


«Мин этне ишегалдында бәйләрмен, дип уйлаган идем, тик оныттым. Иртән чыксам, эт юк", - ди урындагы бер кеше.


Биш ел элек күрше авылда 11 этне ашаганнар. Хәзер Әбсәләмдә комендант сәгате эшли. Кичке җидедән соң балаларны урамга чыгармыйлар. Кайберәүләр хәтта мәктәпкә дә йөрми. Куркалар. Хәер, өлкәннәр дә артык чыгып йөрмәскә тырыша.


"Элек хатын-кызлар скандинавча атлау белән шөгыльләнә иде. Хәзер туктадылар, көндез генә йөриләр. Куркыныч", - диләр.


Әле Башкортстан урманнарында 700гә кадәр бүре йөри яши. Бу сан бик зур түгел кебек, республика мәйданын исәпкә алсак – 145 мең квадрат километрга якын. Чагыштыру өчен: Грециянең мәйданы бераз азрак. Шуңа да карамастан, егерьлар популяция билгеле бер чиктән артмасын өчен ерткычларның санын җайга салырга тырыша. Дөрес, контроль ысулы әлегә бер - атып үтерү.
Фото: bash.news
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас: