ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 февраль 2020, 15:20

Балаларны мәктәптә бушлай ашатырлармы?

Дәүләт башлыгы документ Дәүләт Думасында икенче укылганда да үз төзәтмәләрен кертте

Дәүләт Думасы кичә, соңгы укуда, башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тәэмин итү турындагы закон проектын кабул итте.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин быел Федераль җыелышка юлламасында 1-4 сыйныф укучыларының барсын да бушлай кайнар азык белән тәэмин итәргә тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы документ Дәүләт Думасында икенче укылганда да үз төзәтмәләрен кертте. Төзәтмәләр шуннан гыйбарәт: башлангыч сыйныф укучылары көненә ким дигәндә бер тапкыр бушлай кайнар азык белән тәэмин ителергә тиеш. Һәм төшке ашка кайнар азык һәм кайнар эчемлек керергә тиеш.
Закон проектында әйтелүенчә, урта һөнәри белем алучылар, шулай ук ял һәм сәламәтлекне ныгыту оешмаларына килүче балалар өчен дә кайнар азык булырга тиеш.
Документта "сәламәт туклану" дигән төшенчә дә бар. Ягъни закон проекты маркировкасы булмаган яки составы турында мәгълүмат бирелмәгән хәвефле һәм сыйфатсыз продуктларны куллануны тыя.
Башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар азык белән тәэмин итүне оештыру буенча Башкортстанда эшләр башланды да инде. Төбәк парламентының мәгариф буенча комитет рәисе Раил Әсәдуллин әйтүенчә, депутатлар 15 мартка кадәр кайнар ашны оештыруга мәктәпләрнең әзерлеген тикшерәчәк. Аның нәтиҗәләре буенча кайсы уку йортларына ярдәм кирәк икәнлеге билгеләнәчәк.
Автор : Язгөл Сафина
Читайте нас: