ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 февраль 2020, 12:30

РЕСПУБЛИКАНЫҢ КҮПБАЛАЛЫ АНАЛАРЫН ЯНӘ "АНА ДАНЫ" МЕДАЛЕ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР

Яңавыл районыннан өч хатын бүләк алды

Бүләк алырга Яңавыл районыннан өч күпбалалы ананың да баруы куанычлы – бу Гөлнара Алетдинова, Ленара Вәлиева һәм Евгения Дувакина.
Аларның һәрберсенең гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Хатын-кызлар дәүләт ягыннан игътибарга, әлбәттә инде, шат һәм күпбалалыларга крсәтелүче мактау өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерә. "Гаиләдә бала күп булганда, алар җаваплы, хәстәрлеклегә әверелә, бер-берсенә ярдәм итә", – ди алар.
"ЯТ" белешмәсе
"Ана даны" медале 1998 елда булдырылган. Шул вакыттан сигез меңнән артык ана аңа лаек булган. Бүген Башкортстанда 50 меңнән артык күпбалалы ана яши. Алар, гомум алганда, 160 меңнән артык бала тәрбияли.

Читайте нас: