Русия Дәүләт Думасы язгы сессиядә “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” законга үзгәрешләр кабул итәргә мөмкин, ул җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгын кертү исәбенә көнкүреш калдыкларын аерым җыю механизмын эшләтеп җибәрүне күздә тота.
Бу хакта “Русиянең киләчәге. Гомумдәүләт проектлары” порталына закон проекты авторы, Дәүләт думасының экология һәм тирә-як мохитне саклау комитеты әгъзасы Александр Фокин хәбәр иткән.
“Чүп чиләгенең яртысы - икенче чимал: пластик, пыяла яки кәгазь. Ә без боларның барысын да чүплеккә чыгарып ташлыйбыз, башка калдыкларны аерып алырга мөмкинлек юк. Шул ук вакытта Русия эшкәртүчеләре икенче чималны чит илдән кертәләр. Законга төзәтмәләр Дәүләт думасы тарафыннан язгы сессиягә кабул ителергә мөмкин”, - диде Александр Фокин.
Закон проекты авторлары исәпләп чыгарганча, ул кабул ителгәннән соң экологик җыюның еллык күләме елына 11-13 тапкыр диярлек - 33 миллиард сумга кадәр артачак. Бу инде “Экология” гомумдәүләт проектына каралган бюджеттан тыш чыгымнар суммасына тиң. Озак сроклы перспективада төрү бәясенең үсеше экологик җыем аркасында арзанрак икенчел төргәк куллану арту белән компенсацияләнәчәк. #национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин