ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
27 февраль 2020, 16:00

Тагын бер сөт кухнясы ачылды

Исегезгә төшерәбез, «сөт кухнялары»н тергезү буенча Карар республика җитәкчелеге тарафыннан расланды

Исегезгә төшерәбез, «сөт кухнялары»н тергезү буенча Карар республика җитәкчелеге тарафыннан расланды: 3 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук авырлы хатын-кызларга һәм имезүче яшь әниләргә сөт продуктлары бушлай бирелә. Мәсәлән, республикада өч яшькә кадәрге 26 мең бала бушлай сөт ризыкларын алырга хокуклы. Бер ел эчендә төбәктә дүрт җирдә — Стәрлетамак, Нефтекама, Белорет, Октябрьскийда булдырылган.

Киләчәктә барлыгы җиде сөт кухнясы эшләячәк. Бу балаларны сыйфатлы сөт ризыклары белән тәэмин итү буенча масштаблы программа һәм ул Русиянең башка бер генә төбәгендә дә юк. Сибайда җитештерү куәте тәүлегенә 5 тонна тәшкил итә. Яңа сөт кухнясы Сибайдан һәм якын-тирә районнардан 876 кешенең ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк. Элек бирегә продукцияне Белореттан китергәннәр.

Сибайда тәмле һәм сыйфатлы сөт, кефир, йогырт, эремчекне хәзер 3 җирдән: Маяковский ур., 26, Ленин ур., 17, Ленин ур., 44 санлы йортлардан алырга мөмкин. 127 нче санлы даруханәдә коры катнашмалар һәм боткалар бирәләр. Сөт ризыкларын таратучы пунктларының адреслары, аларның эш графиклары, «сөт кухнясы» ннан азык-төлек алу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм башка мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.

Әйткәндәй, балаларны сыйфатлы сөт продуктлары белән тәэмин итү Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган“Демография” милли проектын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Автор : Каспранова Ләйсән
Фото: news.myseldon.com
Читайте нас: