ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Общие статьи
28 февраль 2020, 10:50

Быелгы кыш нинди булып истә калачак

"ЯТ" метеорологларга мөрәҗәгать итте

Иртәгә календарь кышының соңгы көне. Киләчәктә һава торышының нинди булачагы турында дөрес кенә берсе дә җавап бирмәячәк, ә 2019-2020 елларның кышы барысының хәтерендә аномаль җылы булып истә калачак. Моны Яңавыл метеостанциясендә дә исбатлыйлар. Югары төгәл приборлар күрсәткечләренә ярашлы, 9 декабрь һәм 2 гыйнвар иң җылысы булган, ул вакытта термометр баганасы +2,8 градуска кадәр күтәрелгән. Температура күпьеллык билгеләр нормасыннан хәтта 11 градуска артулар булган. Минималь түбән – минус 28,9 градус – 29 гыйнварда теркәлгән.
Кыш кар да аз булды. Иң күп явым-төшем күләме булган көн 26 февральгә туры килә – 7,5 мм, бу көнне явым-төшем юеш кар төрендә булды, яңгырлар да булды.
Кар төрендә беренче явым-төшем инде 24 сентябрьдә яуды, кар катламы урнашуы 31 октябрьдә теркәлде, әмма ул эреде, ныклап 18 ноябрьдә урнашты. Карны соңгы үлчәү мәгълүматларына ярашлы, аның уртача биеклеге 41 см тәшкил итә, җир 33 см тирәнлеккә туңган.
Метеостанциянең агрометеорология хезмәте уҗым арышы белән монолитлар алган, аларны күзәтү барлыгы 2 % үсемлек һәлак булуын күрсәткән.
Быелгы кыш җилле булуы белән дә тасвирлана. Көчле җилне (тизлеге секундына 14 метрдан артканда) 13 гыйнварда (секундына 15 м) һәм 18 февральдә (секундына 17 м) күзәтергә мөмкин иде.
Җылы һава торышыннан сулыкларда боз катламы шулай ук калын түгел. Сүз уңае, боз өстендә булу хәвефсезлеге кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Мисалга, гидролог Зөлфия Гайсина сүзләре буенча, Татар Урадасы янында Бүә елгасында бозның иң югары катламы якынча 32 см тәшкил итә. "Боз 1 метрлы катламга җиткән еллар булды", – ди белгеч.
Читайте нас: